Бүген Сарман авылында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Шакиров Динар Фәнәвил улы белән хушлашу панихиды узды.
Шакиров Динар Фәнәвил улы 1990 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Сарман районы Сарман авылында туган.
1997-2006 елларда Сарман гимназиясендә укый.
2006-2008 елларда 91 нче Сарман һөнәри-техник училищесында укый.
2010-2011 елларда Мәскәү янында (Балашиха) Кораллы Көчләр сафларында срочная хезмәт үтә.
2012 елда хезмәт эшчәнлеген башлый. «Сатурн» ҖЧҖдә, Яр Чаллы шәһәрендә тимер – бетон эшләнмәләр заводында (ЖБИ) эшли, соңгы эш урыны - «Агромастер»ҖЧҖ слесаре.
Махсус хәрби операция зонасына контракт буенча 2024 елның 04 мартында китә.
2024 елның 17 апрелендә 12128 нче гаскәр часте мотоукчылар батальоны мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлегенең өлкән укчысы, рядовой Шакиров Динар Фәнәвил улы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була.
Һәлак булган сугышчы өчен кайгы уртаклашу һәм тирән кайгы…
Мәңгелек хәтер... Мәңгелек дан ...