Районда азык әзерләүгә әзерлек буенча конкурс-кабул итү булды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Сарман районында азык әзерләү техникасының һәм азык саклагычларының азык әзерләүгә әзерлеген кабул итү конкурсы узды. Конкурс-кабул итү Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев һәм башка белгечләр катнашында үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Сарман» агрофирмасы җиңүче дип танылды, ә «Нөркәй» агрофирмасы икенче урында урнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International