Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Әтиләр һәм балалар» исемле футбол матчы узды

2024 елның 2 июне, якшәмбе

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Әтиләр һәм балалар» исемле футбол матчы узды.

"Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең  укучылар командасы ата-аналары җыелмасына каршы уйнады. Уен бик мавыктыргыч һәм кызыклы килеп чыкты. Баштан ук инициативаны балалар алып, 3:0 исәбе белән алга чыктылар, әмма ата-аналар командасы бирешергә җыенмады һәм соңгы минутта исәпне тигезләде. Уенның  соңгы минутлары кызык үтте, пенальти вакытында  яшь буын  5:4 счеты белән җиңеп чыкты.

Ата-аналарга һәм балаларга бу матур атмосфера өчен рәхмәт белдерәбез һәм мондый уртак уеннар ел саен һәм шундый мөһим традициягә әверелер дип өметләнәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International