Музей яңалыклары

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Җәйнең беренче көннәреннән мәктәп яны балалар лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрделәр. Һәм әлбәттә, һәрвакыттагыча музей хезмәткәрләре дә балаларның ялын оештыруда актив катнашалар. Бүгенге кунакларыбыз әле яңа гына балалар бакчасы белән хушлашып килгәннәр, тик тиздән алар Сарман гимназиясенең 1 сыйныф укучылары булып, белем иленә сәяхәтләрен башлап җибәрерләр. Ә хәзергә алда әле ямьле җәйнең 3 ае көтә.

Һәр елны без балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләргә тырышабыз. Быел исә аларны марш бросок көтә. Нинди генә сынаулар оештырып, киртәләр корып куйсак та балаларның бердәмлеге, дуслыгы аларга җиңү байрагын табарга ярдәм итте. Ә инде соңыннан аларны учакта пешкән ботка көтә иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International