Чәчү кампаниясе нәтиҗәләре

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Һәр ел саен, Сабантуй алдыннан, авыл хуҗалыгында чәчү кампаниясенә йомгак ясала. Үсентеләр, көзге һәм язгы культураларның үсеше бәяләнә. Бу матур традиция буенча, бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге комиссия быел да чәчүлекләргә үз бәясен бирде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарә җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов, механизация буенча консультант Гөлүс Фәттахов, «Агросила» җәмгыятенең баш агрономы Рушан Мөхетдинов , үсемлекчелек буенча җәмгыять директоры урынбасары Альберт Шәрипов, «Россельхозцентр»ның район филиалы башлыгы Рамил Нәҗметдиновтан торган абруйлы комиссия район кырларында. Беренче урынны «Сарман» агрофирмасы, икенче урынны «Җәлил» һәм «Нөркәй», өченче урынны «Туган яклар» һәм Сарман аграр көллияте алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International