Кичә Петровский Завод авылында милли Сабантуй бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Рәсим Ревович халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, Безнең авылның кунаклары һәм талантлары, шулай ук чакырылган артистлар үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук килгэн кунакларны чэй белэн сыйладылар. Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә иганәчеләребезгә. Барсына да сэламэтлек, гаилә иминлеге телибез.