Җәлил поселогында Сабан туе

2024 елның 9 июне, якшәмбе

     Сабантуй - халыкны бергә җыя торган, мәдәни традицияләрне чагылдыручы, көчле спортчыларны ачыклаучы аз санлы бәйрәмнәрнең берсе. Шундый бәйрәм бүген Җәлил поселогы мәйданында да узды.

     Бәйрәмне ачу тантанасы ел саен үзләренең  чыгышлары белән сокландырган һәвәскәр артистларның матур музыкаль  номерларыннан башланды.

     Җәлилдә яшәүчеләрне һәм кунакларны Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин, «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А. сәламләде. Хезмәттә аерылып торган хезмәткәрләр мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук бәйрәмгә Татарстан Республикасы Cарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Р. Сәхипова, Совет аппараты җитәкчесе Ю.Р. Исмәгыйлева, Җәлил поселогының мактаулы гражданы һәм НГДУ «Джалильнефть» СП «Татнефть-Добыча» башлыгы Р.А. Әхмәтшин, ЦОБ ПАО «Татнефть» ЦССП җитәкчесенең Сарман районы буенча урынбасары Т.Н. Афзалтдинов, поселокның элеккеге җитәкчеләре, нефть сәнәгате һәм бюджет оешмалары ветераннары чакырылган иде.

     Бәйрәмдә спорт ярышлары һәм халык уеннары уздырылды. Концерт мәйданчыгында бер-бер артлы поселок кунаклары да чыгыш ясады.

     Иң тамашалы чара, әлбәттә, мәйданның үзәгендә күпләрне берләштергән милли көрәш иде. Тамашачылар һәм җанатарлар төрле яктан чолгап алдылар.

     Шулай ук аерым мәйданчык балалар Сабантуе өчен җиһазландырылган, анда нәни кунакларга төрле конкурслар һәм ярышлар тәкъдим ителде.

     Мондый күркәм татар милли бәйрәмен оештыручыларга, барлык иганәчеләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калабыз.

 

                                                                                          Җәлил поселогы башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International