Кырык чишмә буенда Анак һәм Яхшыбай авылларының Сабантуй бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Раян Назыйф улы халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, авыл кунаклары һәм талантлары, шулай ук чакырылган артистлар үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә иганәчеләребезгә. Барсына да сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.