Район легендасына 105 ел тулды

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

10 июньдә Карашай-Саклау авылның гына түгел, бөтен Сарман районының хөрмәтле һәм легендар шәхесенә 105 ел тулды.

Юбилярны тарихи туган көне белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды. Районның иң өлкән озын гомерле хатын – кызын котлап, Фәрит Мөнәвир улы: «Сезнең юбилеегыз, кадерле Зәкия апа - бу сезнең шәхси бәйрәмегез генә түгел, ә бөтен район өчен зур, тарихи вакыйга да. Сарман районында шундый хөрмәтле 105 яшьлек ак әби яшәве белән горурланабыз. Әмма яшь булуына карамастан, Сез бүген дә, барыбызга да гаҗәпләнерлек, шул ук сөйкемле, яшь күңелле Зәкия апа».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International