1 нче Җәлил мәктәбендә мәктәп яны лагерен ачу

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

7 июньдә №1 Җәлил мәктәбендә мәктәп яны лагеренда бәйрәм булды . Һәр отряд исемне, девизын, речевкасын уйлап тапты, отряд җырын сайлады. Тормыш кайнап китте... Шулай итеп "Радуга" , "Комета", "LEGO", "NonStop", "Винни-Пух" отрядлары барлыкка килде. Бәйрәмгә балалар концерт номерлары әзерләделәр, төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Мәктәп яны лагереның барлык кагыйдәләрен һәм кануннарын үтәячәкләре турында тантаналы вәгъдә бирделәр. Балалар вакытны бик күңелле үткәрделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International