Яна Имән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Р.Ф. ТР Сарман муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Зиятдинова Л.Ш. халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән котладылар. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, авыл кунаклары һәм талантлары, шулай ук чакырылган артистлар үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә иганәчеләребезгә. Барсына да сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.