Баланың тантаналы чыгарылышы

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Бала туу-һәр гаилә тормышында иң якты һәм истә калырлык вакыйга. 11 июндә Россия көне алдыннан «Ныклы гаилә» проекты һәм Гаилә елы кысаларында Сарман бала тудыру йортында Саминаны тантаналы рәвештә чыгару булды. Сарман район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Илназ һәм Румия Галиуллиннар гаиләсен кызлары тууы белән котлады. Самина 2024 елның 8 июнендә абыйсы Самирдан соң туган. Гаилә башлыгы Илназ махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлчәчәк Вәлишина, район хастаханәсе баш табибы урынбасары Рамил Галиев, якыннары, туганнары котладылар.Кунаклар гаиләләргә ныклы сәламәтлек, муллык, мәхәббәт һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International