Зур бәйрәм ул Сабантуй "Сабантуй нинди бәйрәм?" - дип Сораса миннән берәү, "Мәңге төсен җуймый торган Бәйрәм ул", - дисәм әгәр, Ялгышмамын. Бу бәйрәмнең Иптәше һәм ише юк, Сагынып, көтеп алмаган Бер генә дә кеше юк. Ул бәйрәм - бәйрәмнәрнең иң Зурысына әйләнгән, Дөньяга сибелгән татарны Тегәрҗепкә бәйләгән. Сабантуй -...
Сабан туе – тантана
Авылларда – милли бәйрәм,
Сабан туе – тантана!
Кыр батырлары хезмәте
Сабантуйда мактала!
Җырга, биюгә бик оста
Гомердән безнең халык.
Йотлыгып тыңлый кунаклар
Моңнарны хәйран калып.
Милли уеннар гөр килә
Туган җир кочагында.
Халкыбызның яшәрлеген
Инандырган тагын да!
Җитезләр һәм көчлеләр
Мәйданнар уртасында.
Ярышларда гына түгел,
Җиңәрлек яу кырында!..