Татарстан Республикасы Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының баш киңәшчесе Хәсәншин Гадел Ринур улы белән очрашу

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының баш киңәшчесе Хәсәншин Гадел Ринур улы белән очрашу узды.

Очрашуда Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Марат Марс улы Шәехов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге башлыгы Ришат Ринат улы Бәхтиев, район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт, Җәлил шәһәр тибындагы Архангел Михаил гыйбадәтханәсе һәм Изге Александр Невский хөрмәтенә часовнялар настоятеле катнашты. 

Этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Гадел Ринурович шулай ук эчке эшләр бүлегендә булды, Сарман авылындагы Тәуфик, Бәрәкәт, Җәмигь мәчетләрендә, Җәлил поселогындагы мәчет һәм Архангел Михаил гыйбадәтханәсендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International