Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Россия көне белән котлавы

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!

Сабантуй көннәрендә без бөтен ил белән бергә төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм Ватанга тугрылыкны, ил өчен горурлыкны һәм ватандашларның казанышларын символлаштыра.

Илнең иминлеге – төбәкләрнең уңышлы үсеше. Бүген Татарстан Республикасы – бөтен дөньяда танылган куәтле сәнәгать, фәнни-техник һәм интеллектуаль потенциалы булган территория. Татарстан көчле Россия төзелешенә зур өлеш кертә, илебезнең терәк төбәге булып тора.

Республикабызны үстерүдә, Россиянең социаль-икътисади иминлеген ныгытуда безнең казанышларыбыз, Сарман районының кадерле кешеләре дә бар. Көндәлек хезмәтләре белән район үсешенә ярдәм иткән, җәмәгать тормышында актив катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. 

Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International