Сарман муниципаль районы Советында атналык киңәшмә

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибенә 4 сорау кертелгән.

Киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча:"2023-2024 уку елы йомгаклары һәм киләсе уку елына бурычлар турында" Башкарма комитетның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Язкаровна Идрисова чыгыш ясады.

"2024-2025 уку елына "Сарман аграр көллиятенә" абитуриентлар җыю турында" ГАПОУ Сарман аграр көллият директоры Зөбәер Зәйнетдин улы Аһелтдинов икенче сорау буенча хәбәр итте.

"2024 елда Сарман муниципаль районында балаларның җәйге ялын оештыру турында" муниципаль район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Хәмбәл улы Гыйльфанов хәбәр итте.

Сарман муниципаль районы Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделкаюм улы Габделгазизов җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International