Кәлимуллина Мөнәвәрә Кәлимулла кызына 90 яшь тулды

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

23 июньдә Кәлимуллина Мөнәвәрә Кәлимулла кызына 90 яшь тулды. Мөнәвәрә Кәлимулла кызы Сарман районының Яхшебай авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга китапханә училищесында укуын дәвам итә. Сарманда, аннан соң Петров урта мәктәбендә китапханәче булып эшли. 1968 елдан «Җәлилнефть» профсоюз комитетында китапханәдә эшли һәм аннан лаеклы ялга чыга. Мөнәвәрә Калимуловна 1992 елда китапханәнең уку залында «Туган тел» бүлмәсен ача, гарәп орфографиясен укыту эшен оештыра. Җәлил поселогында халык, дини бәйрәмнәр үткәрелә башлый, поселок халкын татар язучылары китаплары белән таныштыра, китаплар таратуны оештыра. 2001 елдан Җәлил поселогында яңа ачык музейны җитәкли.

Юбилярны  Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә., Сарман муниципаль районы «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә., НГДУ «Җәлилнефть»  Территориаль ветераннар советы рәисе Харисов Р.Ә., ТППО ОППО ПАО «Татнефть»ның Җәлил профкомы белгече Маринина Л.З., Җәлилнең Хезмәт Даны музее җитәкчесе Галиәхмәтова А.Ә., МБУ «Җәлил мәдәният сарае» мәдәни-массакүләм секторы мөдире Гатиятуллина Н.Р., Җәлилдә татар хатын-кызларының «Ак калфак» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Гарипова Г.Н. котлады. Мөнәвәрә Кәлимулла кызына сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм озын гомер теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International