Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлау

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне безнең һәрберебезгә турыдан-туры кагыла, чөнки гаилә бәхете шәхси рухи иминлеккә нигезләнә. Гаилә безгә көч бирә. Мәхәббәт - ул безнең йөрәкләребезне җылыта. Тугрылык – ул могҗизаларга ышанырга һәм яраткан, якын кешегә тулысынча ышанырга мәҗбүр итә торган нәрсә!

Сарман муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының беренчел профсоюз оешмасы, район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге исеменнән озак вакыт бергә яшәгән парлар котлаулар алдылар. Бу Мәдинә һәм Роберт Хәйруллиннар (1972 елдан бергә), Светлана һәм Хәмит Гариповлар (1979 елдан бергә), Кадрия һәм Флер Әхмәтшиннар (1983 елдан бергә) гаиләләре. Аларга алга таба да мәхәббәт һәм татулыкта яшәргә, озакка аерылмаска, барлык кайгыларны һәм шатлыкларны уртаклашырга телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International