14 августта Җәлил бистәсенең Әхмәдиев урамындагы 25,27,29 йортларның ишегалды территориясендә «Безнең ишегалды»бәйрәм чарасы узды. Һава торышы начар булуга карамастан, бәйрәмгә бик күп балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре җыелды. Халык өчен концерт программасы, мастер-класслар, балалар уеннары әзерләнгән. Шәһәр тибындагы бистә башлыгы Җәлил Кәримов Рәфикъ Әгъзам улы әлеге проектның әһәмиятен һәм мөһимлеген билгеләп үтте, төзекләндерелгән ишегалдына сакчыл карарга өндәде. Халыкны «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонт эшләре тәмамлану белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы котлады. Чара Җәлил бистәсенең иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте.