Сентябрьдә салым хезмәте физик затларга милек салымнарын исәпләп салым хәбәрнамәләре җибәрә башлаячак. «Татар-информ» га биргән интервьюсында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин салымнарны ничек түләү уңайлырак, салым ташламаларына кемнең хокукы бар һәм бу хокуктан ничек файдаланырга икәнлеге турында сөйләде.