Бүген Сарманда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда эшләүче күзәтүчеләрне укыту узды. Укуны электораль юрист, «бәйсез иҗтимагый мониторинг» эксперты Рафаэль Фәхретдинов һәм ситуация үзәгенең мониторинг төркеме җитәкчесе Гүзәл Ениикеева оештырды.