22 нче август көнне "Җәлил гимназиясе" ндә "Мәгарифне модернизацияләү шартларында педагогик процессны проектлау һәм конкурентлык сәләтен формалаштыру" темасына педагогик совет узды. Педсоветның төп максаты - уку процессын оештыруга һәм уздыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу, якындагы чорга эшне планлаштыру. Педсоветта уку йортының узган уку елындагы эшенә анализ ясалды, уку эшчәнлегендәге һәм тәрбия эшендәге казанышлар турында фикер алышуга чыгарылды, яңа уку елында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен ныклы игътибар һәм төзәтмәләр таләп итә торган проблемалы моментлар ачыкланды. Педсоветта киләсе уку елына уку процессын планлаштыруга һәм оештыруга зур игътибар бирелде. Шулай ук яңа уку елында һәр педагог һәм сыйныф җитәкчесе алдына куелачак өстенлекле бурычлар һәм максатлар билгеләнде.