Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне хөрмәтенә бәйрәм

2024 елның 24 августы, шимбә

Бүген Җәлил бистәсендә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм уза. Чараларда Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры киңәшчесе Каюмов Мәлик Шәфыйк улы, «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Әхмәтшин Рәис Асылгәрәй улы, "СМП" АҖ генераль директоры Комаров Рияз Фоат улы катнашты. Фәрит Мөнәвир улы бәйрәм белән котлады, максатларына ирешүдә уңышлар, нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Район халкы үз гомерләрен кара алтын чыгаруга һәм эшкәртүгә багышлаган геройлары белән горурлана. Нефтьчеләр ярдәме белән районда күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә, объектлар, юллар, чишмәләр төзекләндерелә. Алар сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә зур ярдәм күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International