2024 елның 27 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Әлеге чарада безнең районнан Альмир һәм Гөлсинә Юнысовлар гаиләсе катнаштылар.