Бүген Сарман муниципаль районында беренче бишкөнлеккә йомгак ясалды. Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин шикәр чөгендерен үстерү һәм җыю буенча алдынгы комбайнчыларны, механизаторларны һәм агрономнарны бүләкләде, җиңүчеләргә премияләр тапшырды һәм эшләрендә уңышлар теләде.