Җәлил бистәсендә Садиков Илдар Ильяс улы белән хушлаштылар

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә Садиков Илдар Ильясович белән хушлаштылар. Садыйков Илдар Ильяс улы 1983 елның 24 октябрендә Татарстан АССРның Брежнев шәһәрендә туа. 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр Митрәй авыл мәктәбендә, 5 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр Мөслим районының Туйгелде мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 18 яше тулганчы Мөслим районының Митрәй авылында яшиләр. 2002-2020 елларда Сарман районының Яхши-Каран авылында яши. 2021 елда Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенә күчеп килә һәм төзелештә эшли. Махсус хәрби операция зонасына китте 05.05.2023 контракт буенча, 2023 елның октябрендә кайтты. Икенче тапкыр контрактны 20.05.2024 елда төзедем. 2024 елның 31 маенда Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомумхәрби армиясенең 30 нчы аерым мотоукчылар бригадасы мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлеге наводчигы рядовой Садиков Илдар Ильясович Донецк Халык Республикасының Авдеевка торак пункты янында һәлак булды. Садыйков Илдар Ильяс улы Җәлил бистәсендә җирләнде. Геройның якыннарын югалту ачысын Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Камил Миңнегулов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International