29 август көнне Мортыштамак мәдәният йортында Татарстан Республикасы көне уңаенннан, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Ямашев премиясе лауреаты, авылдашыбыз Мәдинә Маликовага багышланган "Басып сайрар талы бар "исемле кичә уздырылды. Чарада "Сарман таңнары" әдәби-иҗат берләшмәсе членнары " Чишмә " фольклор ансамбле белән берлектә авылдашларга, килгән кунакларга бик матур концерт оештырдылар. Исмәгыйлева Мөнирә апа Мәдинә Маликова иҗаты белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр укыды. Кичә бергә "Мин яратам сине Татарстан" җыры белән тәмамланды. Язучының китапларыннан күргәзмә эшләде һәм "Чишмә" фольклор ансамбленең кул эшлэре күргәзмәсе тәгъдим ителде. Бәйрәм килгән кунаклар белән чәй өстәле артында дәвам итте.