Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде.
"2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү турында" киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Исмәгыйлова Юлия Равил кызы чыгыш ясады.
Икенче мәсьәлә буенча" 2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек һәм аны уздыру чорында иминлекне тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында " Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Таҗетдинов Раил Әмирҗан улы сөйләде.
"2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек һәм аны уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында" өченче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасының Сарман һәм Мөслим районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Госманов Радик Рафаэль улы мәгълүмат бирде.
"2024 елның 8 сентябрендә Һәм тавыш бирү көненә кадәрге көнне сайлау комиссияләре эшен оештыру турында. УИКНЫҢ ТИГА тапшырыла торган документлары исемлеге турында районның территориаль сайлау комиссиясе секретаре Ибраһимова Эльмира Мәзһәр кызы таныштырды.