Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин "Габи" кушаматлы свода катнашучы якташыбыз һәм аның гаиләсе белән очрашты.
Чәй эчкәндә хәрби вәзгыять, тормыш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фәрит Мөнәвир улы Габигә Рәхмәт хаты, Азык-төлек пакеты тапшырды һәм тизрәк җиңү белән кайтуын теләде.