Бүген Сарман авылында Гарайшин Альберт Арыслан улы һәм Ногманов Рөстәм Рәсим улы белән хушлаштылар.
Гарайшин Альберт Арыслан улы 1976 елның 31 июлендә Татарстан Республикасының Сарман районы Сарман авылында туа.
Сарманның 1 нче урта мәктәбендә укый. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Сарманның 91 нче һөнәри-техник училищесына укырга керә, аны 1994 елда тәмамлый.
1994-1996 елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында башта Ерак Көнчыгышта, аннары Дагыстан Республикасында срочная хезмәт үтә.
Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның 20 августында контракт буенча киткән.
2024 елның 28 июлендә гранатометчы, рядовой Гарайшин Альберт Арыслан улы Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция вакытында хәрби хезмәтне үтәгәндә һәлак була.
Ногманов Рөстәм Рәсим улы 1982 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районы Сарман авылында туа.
Сарман урта мәктәбендә укый. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Сарманның 91 нче һөнәр училищесына укырга керә. Белеме-урта махсус, төзүче, пешекче.
Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 28 октябрендә контракт буенча киткән.
2023 елның 8 декабрендә 21005 нче хәрби часть элемтә взводының элемтә бүлекчәсе радиотелефонист-гранатометчысы, рядовой Ногманов Рөстәм Рәсим улы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция башкарганда һәлак булды.
Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин якын хәрби хезмәткәрләрен югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Кайгы уртаклашу сүзләренә шулай ук Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Алар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.