«Мәктәп бизнес-старты» проекты

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

8-9 нче октябрь көннәрендә "Җәлил гимназиясе"ндә «Мәктәп бизнес-старты» программасы буенча укулар уза. Дәресләр бөтен Татарстан Республикасында уза: без бу көннәрдә эшкуарлык күнекмәләренә өйрәнүче алты һәм җиденче сыйныф укучыларының 12 меңлек зур командасының бер өлеше булдык. Дәресләр эшлекле уен форматында уза. Төркемнәргә бүлешеп, гимназистлар эшмәкәрнең портретын төзиләр һәм махсус тест узалар, шулай ук бизнес-план әзерләп һәм PR-кампания эшләп, үз проектларын тәкъдир итәләр. Чарада Сарман муниципаль районы буенча ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча җәмәгать вәкиле Хөсәенова Венера Мәхмәт кызы булды. Ул балаларны шундый күркәм вакыйгада катнашулары белән котлады һәм оештыручыларга һәм балаларга истәлекле бүләкләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International