Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм.
Сез табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куясыз. Авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Елның бер генә көнендә дә бу тармакта эш туктап тормый. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлешләрен керткән ветераннарга.
Барыгызны да бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Табыннарыбыз һәрчак мул булсын.