Һөнәри юнәлеш бирү очрашу

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

11 нче октябрь көнне "Җәлил гимназиясе"нең актлар залында 9-11 нче сыйныф укучыларының «Татнефть» ҖАҖ АТП диагносты-автоэлектригы Хәбипов Нәзиф Нәҗип улы белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды. Очрашуның төп максаты укыту профилен һәм киләчәктә һөнәри эшчәнлек өлкәсен сайлауда ярдәм итү иде. Очрашу кысаларында анда катнашучылар программалаштыру һәм алгоритмлаштыру тарихы белән таныштылар. Шулай ук программалаштыру һәм компьютер дисциплиналарын үзгәртүгә йогынты ясаган вакыйгалар һәм шәхесләр турында белделәр. Нәзиф Нәҗип улы укучыларга «үзе уйный» торган программалаштырылган баянны күрсәтте. Бу чараның үзенчәлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International