Быел беренче тапкыр Татарстанда яшәүче 33 меңнән артык кеше физик затлар керемнәренә салымны (НДФЛ) 2023 елда банк кертемнәре буенча процент керемнәреннән 2,9 млрд сум күләмендә салым түләячәк.
Банклардагы кертемнәр буенча процентлардан НДФЛ банклар һәм «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык»дәүләт корпорациясе биргән мәгълүмат нигезендә салым хезмәте тарафыннан исәпләнгән. Күрсәтелгән мәгълүматлар Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интернет-сервисында «Керемнәр»бүлегендә чагыла.