Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында МБГБУ "А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә аппликация техникасында "Триколор" исемендәге мастер - класс үткәрелде. Чарада катнашкан балалар энтузиазм белән эшкә алындылар, ясаган флагларын үзләре белән өйләренә алып кайтып киттеләр.
Очрашуда катнашучыларның барысы да яшьтәшләре белән аралашудан уңай тәэсирләр алдылар. Укучылар Татарстан Республикасының өч рәсми символы: флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр.