Ватан геройлары көне

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 нчы декабрьдә Ватан Геройлары көнендә Юнармия активистлары, педагог-оештыручы Семина А.В. һәм «Җәлил гимназиясе» укучылары Ватан өчен гомерен биргән татар герой-шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чәчәкләр салу тәрбия буенча директор киңәшчесе Е.Р. Граханцева һәм ОБЖ укытучысы Ф. К. Шәяхмәтовның Ватанны саклаучылар һәм геройлар турында сөйләшүеннән башланды. Чараның максаты-безнең азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшкән каһарманнарны искә алу. Ата-бабаларыбыз көрәшкән тынычлык һәм ирекнең кадерен белү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International