12 декабрьдә без Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. "Бу дәүләтнең төп законы, югары юридик статуска ия һәм гражданнарның төп яшәү шартларын тәэмин итүче турыдан-туры гамәл акты. Анда дәүләт һәм хокукның көче һәм потенциалы, аларның кыйммәт нигезләре чагылдырылган", - Россия Президенты Владимир Владимирович Путин.
Илдәге тынычлык һәм тәртип безнең һәрберебезгә бәйле. Безнең бурыч, милләтенә һәм диненә, яшәү урынына һәм биләгән вазифасына, җенесенә, яшенә һәм башка аермаларына карамастан, Төп Законны хөрмәт итү һәм үтәү, гомумкешелек кыйммәтләренә иярү. Бу - Ватаныбызның чәчәк атуына ирешүнең, анда яшәүчеләрнең иминлеген арттыруның төп шарты.
Без аерым җаваплылык хисе белән Татарстан Республикасы аерылгысыз өлеше булган бөек ил язмышына катнашыбызны аңларга тиешбез.
Район халкын чын күңелдән Россия Конституциясе көне белән котлыйм. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык, игелекле эшләрдә уңышлар телим.