Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, «Ныклы гаилә» проекты һәм Гаилә елы кысаларында Сарман бала тудыру йортында яңа туган сабыйны чыгару тантанасы булды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Хәбибуллиннар Илнар һәм Айгөл гаиләләрен уллары тууы белән котлады.
Яңа туган балага Илшат исеме бирделәр. Илнат исеменең килеп чыгышы һәм мәгънәсе турында берничә версия булырга мөмкин: ул чисталыкны һәм камиллекне символлаштыра, шулай ук Илнат исеменең мәгънәсе үҗәтлекне, үз-үзеңне камилләштерүгә омтылуны, тормышның төрле аспектлары арасында баланс табу сәләтен чагылдыра ала. Мондый исемле кешеләр ышанычлы дуслар һәм партнерлар була һәм гармония һәм дисциплинаны бәяли ала.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина, туганнары, якыннары җылы теләкләрен җиткерделәр.
Балага сәламәт һәм бәхетле булуын телибез.