"Ел укытучысы-2025" һөнәри конкурсы

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2024 нче елның 11-12 нче декабрендә Сарманда "Ел укытучысы-2025" һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды. "Җәлил гимназиясен" нән физик культура укытучысы Якупов Рәмис Рамил улы һәм технология укытучысы Асылшәрипова Рузилә Айрат кызы чыгыш ясады. Сынаулар ике көн үтте. Беренче көнне коллегаларыбыз дәресләр үткәрү осталыгын күрсәттеләр, педагогик табышларны тәкъдир иттеләр. Икенче көнне мастер-класслар һәм интервьюлар үткәрелде. Безнең коллегаларыбыз педагогик эшчәнлекләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Ике көнлек ярышлар йомгаклары буенча безнең коллегаларыбыз конкурс призерлары булдылар. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International