Гаилә елы кысаларында МБГБУ " А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Гаилә китап битләрендә" дигән чара узды. Укытучылар укучыларны гаилә кыйммәтләре һәм үзара мөнәсәбәтләр турында язылган китаплар белән таныштырдылар, төрле әсәрләр буенча викторина үткәрделәр.
Чарага гаиләдә уку өчен төрле китап- журналлар, «Матур әдәбиятта гаилә темасы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Шулай ук укытучылар укучыларга сыйныфтан тыш уку өчен гаилә мөнәсәбәтләре турындагы китаплар исемлеген тәкъдим иттеләр