«Россиянең Ел укытучысы»конкурсының муниципаль этабы

2024 елның 13 декабре, җомга

Сарман муниципаль районында «Россиянең Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Быелгы уку елында «Россиянең Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында 16 педагог өч номинациядә катнашырга теләк белдергән: «Ел укытучысы», «Педагогик дебют» «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы». Узган ел финалистлар санына эләкмәгән кайбер катнашучылар быел яңадан үз көчләрен сынап карадылар. Беренче этапта традицион рәвештә педагогларның ачык дәресләренә бәя бирелде. Компетентлы жюри катнашучыларның методик әзерлегенә, аларның үз эшчәнлекләрен тәкъдим итә һәм анализлый белүләренә, педагогик практика тәҗрибәсенә бәя бирде. Конкурсның икенче этабына 11 укытучы чыкты. «Ел укытучысы» номинациясендә: Шәехова А.Р. 1номерлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе; Таҗетдинова Р. И., Сарман гимназиясе; Махубрахманова Л.Т., Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе; Якупов Р. Р., Җәлил гимназиясе; Фәсхетдинова Р. И., 2 номерлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе; Туктаров А.С., Петровка Заводы мәктәбе;"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы " номинациясендә : Гимаева А.И., 1номерлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе; Шәмсетдинова А.Р.,  Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе;  "Педагогик дебют": Мөхлисуллина Г. А., Сарман урта мәктәбе; Нуретдинова Л.Ф., 2 номерлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе; Асылшәрипова Р. А., Җәлил гимназиясе укытучылары финал сынауларына чакырылдылар. 12 декабрьдә конкурсның икенче туры узды. Финалга чыгучыларның барысы да мастер-класслар үткәрделәр һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И.Р., мәгариф бүлеге начальнигы    Г.Т. Исмәгыйлова, «Татмедиа» АҖнең «Сарман мәгълүмат – редакция үзәге» филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Сабирова А. А. белән педагогик әңгәмәдә катнаштылар. Укытучыларның педагогик осталыкларын күрсәтү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге булды. Ике тур нәтиҗәләре буенча конкурсның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Җәлил 1 нче урта мәктәбе укытучысы Гимаева А.И. җиңде. Сарман урта мәктәбеннән Мөхлисуллина Г.А. «Педагогик дебют»номинациясендә иң яхшы укытучы булды. Быел «Россиянең Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында «Ел укытучысы» номинациясендә җиңүче булып Шәехова Айгөл Ришат кызы, 1 нче санлы Җәлил урта мәктәбенең тарих укытучысы танылды. МББУ «Җәлил 2 нче урта мәктәбе» нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.И. Фәсхетдинова,лидердан бераз гына калышып, конкурсның муниципаль этабында призер булды. Бу укытучылар конкурсның зона этабында район данын яклаячак. «Россиянең Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы призерлары: Якупов Р.Р., МББУ «Җәлил гимназиясе»; Таҗетдинова Р. И., МББУ «Сарман гимназиясе»; Нуретдинова Л. Ф., МББУ «Җәлил урта мәктәбе»; Асылшәрипова Р. А., МББУ «Җәлил гимназиясе». Без барлык катнашучыларга да профессиональлек, педагогик осталык, методик алымнарның оригинальлеге өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иҗади эзләнүләрдә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International