Бүген 2024 нче елның 13 нче декабрендә «Җәлил гимназиясе» базасында Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль олимпиада үтте. Анда Җәлил мәктәпләренең 9-11 нче сыйныфларыннан 2 команда катнашты. Олимпиаданың максаты - укучыларны интеллектуаль-иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү һәм коллектив хезмәттәшлек, стандарт булмаган фикерләү, логика һәм эрудиция күнекмәләрен үстерү.