Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гаилә тормышы юбилярлары Сирин һәм Нурия Дәүләтовларны алтын туйлары белән котлады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин туганнары һәм якыннары юбилярларга изге теләкләрен җиткерделәр.