28 декабрь көнне мәктәбебез укучылары өчен яңа ел кичәсе үткәрелде. Укучылар кунакларга "Куян өе"әкиятенә нигезләнгән яңа ел тамашасын күрсәттеләр. Аларга әкият персонажларына әверелергә туры килде, һәркем үз ролен оста башкарды. Кыш бабай килгәч, чыршы тирәли җыр-биюләр, әйлән-бәйлән уеннар белән чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, фотога төштеләр һәм Яңа ел бүләкләре алдылар.
Барлык балалар да могҗизага ышана, Кыш Бабай һәркемгә яңа ел бүләге китерер дип өметләнә. Һәм бу чыннан да шулай! Мәктәп администрациясе, укучылар һәм ата-аналар Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына бәйрәмне бизәгәне, Яңа ел бүләкләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.