Бүген Иске Кәшер авылында Нәбиуллин Рөстәм Рафаэль улы белән хушлашу чарасы узды.
Нәбиуллин Рөстәм Рафаэль улы 1980 елның 21 июнендә Татарстан Республикасының Сарман районы Иске Кәшер авылында туган.
1997 елда Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый. 1999 елда Әлмәт физик культура техникумы (спорт уеннарын) тәмамлый. 2018 елда-НГПУ (элеккеге НИСПТР, НГПИ), физик культура һәм спорт факультеты.
Геройның хезмәт эшчәнлеге үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышланган.
Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча киткән.
2024 елның 27 ноябрендә Көнчыгыш хәрби округының 29 нчы гомумхәрби армиясенең мотоукчылар батальоны мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының мотоукчылар взводы командиры, өлкән сержант Нәбиуллин Рөстәм Рафаэль улы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булды. Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Герой истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.