Бүген конкурс комиссиясе Яңа ел бизәлешен карау һәм бәяләү буенча күчмә чаралар кысаларында Сарман районында булды. Республика комиссиясен Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев озата йөрде.