Каникуллар - балалар өчен ял итү, иҗат һәм маҗаралар өчен искиткеч мөмкинлек. Бу тылсым, матур чыршылар, сюрпризлар, таулар, тимераяклар, аралашу вакыты. Безнең бурыч - балаларның буш вакытларын, ял итүләрен оештыру, шатлык китерү, сәламәтлекләрен ныгыту. 5 нче гыйнварда 3 нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән Җәлил бистәсенең боз сараенда булдылар. Балалар буш вакытларын бик әйбәт һәм файдалы уздырдылар.