Бүген Юлтимер авылында яшәүче тыл ветераны Габдрахманова Гайнур Габдрахман кызына 95 яшь тулды.

2025 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Юлтимер авылында яшәүче тыл ветераны Габдрахманова Гайнур Габдрахман кызына 95 яшь тулды. Гайнур апаны гомер бәйрәме белән Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Исмәгыйлова Юлия Равил кызы тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга иң изге теләкләрен Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов һәм район социаль яклау булеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова , КЦСОН "Шафкать" начальнигы Ландыш Мухлисуллина да җиткерделәр. Гайнур апаны гомер бәйрәме белән шулай ук туганнары һәм якыннары котладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International