«Тәрәзәдәге салкын бизәкләр»рәсем сәнгате буенча Мастер-класс

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

5 гыйнвар кәнне сәнгать бүлеге укытучысы Гүзәл Мусавировна рәсем сәнгате буенча "Тәрәзәдә яңа ел бизәкләре" исемле мастер-класс үткәрде.

Яңа ел - кул эшләре өчен иң кулай вакыт. Һәркем үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган әйберләр популярлаша бара. "Тәрәзәдә яңа ел бизәкләре"н хәтта иң кечкенә нәниләр дә эшләргә мөмкин.

Бу класста балалар бик рәхәтләнеп "тылсымлы" кар бөртекләре салдылар. Шуннан соң аларны алтын буяулар һәм ялтыравыклар белән бизәделәр. Төрле һәм кабатланмас бүләкләр килеп чыкты. Иҗат вакытында балалар Яңа ел бәйрәмнәре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International