Карабүрек көне

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

9 нчы гыйнвар көнне Россиядә Карабүрек көнен билгеләп үтәләр! Карабүрек-рус кышының төп билгеләренең берсе. Кызыл күкрәкле, кечкенә кош үзенең матурлыгы белән балаларны һәм өлкәннәрне һәрвакыт сөендерә. Бүген «Җәлил гимназиясе» нең 2 нче А сыйныф укучылары сыйныф сәгатендә карабүрекләрнең тормышы турында белделәр, шигырьләр тыңладылар, рәсемнәр карадылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, хәтта кар өстендә калдырган кошлар эзләрен дә күзәттеләр. Кызыклы әңгәмә нәтиҗәсендә балалар карабүрек рәсемен ясадылар. Иң мөһиме, балалар шуны аңладылар: карабүреләр, барлык кошлар кебек үк, үз бәйрәмнәрендә генә түгел, көн саен, бигрәк тә кыш көне кеше кайгыртуына һәм ярдәменә мохтаҗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International